ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

АЛЕКСЕЕВСК-МӘЙДАН, МӘЙДАН-АЛЕКСЕЕВСК бушлай транспорт юлы ярышлар үткәрелгән көндә, 2017 елның 13 августында оештырылачак.  


28
июль, 2017 ел
җомга

Соңгы берничә елда  Россиянең кайбер төбәкләрендә сыерлар һәм дуңгызларның ящүр авырулары белән авыру очраклары даими төстә теркәлә. Шуңа да карамастан, гражданнар терлек һәм итне читкә  ветеринария документларыннан башка алып чыгарга тырышалар.

Ел саен «Артек» Халыкара балалар үзәгендә һәм "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәгендә Татарстан Республикасының актив һәм талантлы балалары өчен ял оештырыла. 2017 елдан «Артек»ка путевкалар  Татарстан Республикасы квотасы кысаларында  балалар казанышлары рейтингы нигезендә  «Артек»ның  тематик сменасына балаларны сайлап алуны тәэмин итүче «Путевка» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша бүленә. Шуның белән бергә  делегацияләр автоматик режимда рейтинг нигезендә һәм гаризаларның кайчан килүен исәпкә алып формалаштырыла.

Безнең Алексеевскиның даны бөтен  Татарстанга таралды! Былтыр республиканың дүрт басмасы һәм хәтта "Эфир-24" һәм "ТНВ-Татарстан" каналлары да 2 августта Чиркәү мәйданында булган Хәрби-десант гаскәрләре көнен яктыртты.

28 июльдә кичке 6 нчы яртыда «Татарстан 24» телеканалында «Көнүзәк сөйләшү» программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең  килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокуклары күчү бүлеге начальнигы Галина Гончарова катнашуындагы тапшыру эфирга чыга.


27
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 2017 елның 4 августыннан 6 августына кадәр Алабугада X юбилей Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча ярминкә Алабуганың тыюлык өлешендә – Шишкин буалары, “Яшьләр” стадионы тирәсендә һәм шәһәрнең тарихи өлешенең үзәк урамнарында үткәреләчәк.

2017 елның 13 августында көндезге 2 дән кичке 5 кә кадәр Алексеевскида Студии АвтоЗвука balalaika призларына автотавыш буенча  аны яратучылар арасында ярышлар булып узачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Россия Хезмәт министрлыгының туучылар санын арттыру һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү турында гражданнардан сораштыру үткәрүе хакында хәбәр итә. Анкетаhttp://www.rosmintrud.ru/social/14   адресы буенча Россия Хезмәт министрлыгының төп рәсми сайты битендә урнаштырылган. Район кешеләреннән сораштыруда актив катнашуларын сорыйбыз.


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Алексеевск районы ветераннар оешмасы Татарстан Республикасында хөрмәт һәм абруй казанган.

Бөтен дөнья таркалу һәм фикер каршылыклары чорын кичергән бер вакытта Алексеевск җире районыбызда яши торган бөтен егерме биш төрле халыкны берләштерде. “Чишмәле җәннәт” милләтара бәйрәме бишенче тапкыр кунакларны Биләрдәге Изге чишмәгә җыйды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International