Айрат Хәйруллин, терлек һәм итне ветеринария документларыннан башка читкә чыгаруга чик куелачак, диде

2017 елның 28 июле, җомга

Соңгы берничә елда  Россиянең кайбер төбәкләрендә сыерлар һәм дуңгызларның ящүр авырулары белән авыру очраклары даими төстә теркәлә. Шуңа да карамастан, гражданнар терлек һәм итне читкә  ветеринария документларыннан башка алып чыгарга тырышалар.

Мондый бозу өчен штраф  3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, ә ящүр авыруы үтеп кергән очракта өлкәгә килгән зыян миллионнар белән исәпләнә.

РФ Дәүләт Думасына мондый бозулар өчен җәзаны катылату инициативасы белән  Амур хакимиятләре мөрәҗәгать итте. Бу проблема анда аеруча да актуаль. Авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм терлекләрдән алынган продуктларны ветеринария документларыннан башка ташыган өчен штраф санкцияләрен арттыруны күздә тотучы административ бозулар турындагы РФ Кодексына үзгәрешләр кертү хакында Федераль закон проектын тикшерү буенча утырыш 26 майда Дәүләт Думасында булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International