Спас ярминкәсе-2017 һәм Алабугада кыңгырау чыңы фестивале

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

2017 елның 4 августыннан 6 августына кадәр Алабугада X юбилей Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча ярминкә Алабуганың тыюлык өлешендә – Шишкин буалары, “Яшьләр” стадионы тирәсендә һәм шәһәрнең тарихи өлешенең үзәк урамнарында үткәреләчәк.

Ярминкәдә ювелир бизәнү әйберләре,  милли киемнәр, модалы киемнәр, мамык әйберләр, агачка уеп ясалган, нәфис туку әйберләре, керамика, гжель,  тимер челтәр, каен тузыннан, пыяладан ясалган әйберләр һ.б.лар тәкъдим ителәчәк.

Профессиональ артистларның, фольклор һәм цирк коллективларының чыгышлары ярминкәнең бизәге булачак. “Осталар шәһәре”ндә теләге булган кешеләр өчен үз куллары белән сувенирлар ясау мастер-класслары оештырылачак. Ярминкәдә  авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм оешмалары, халык куллануы товарлары җитештерүчеләр продукциясе булачак.

Шулай ук Спас ярминкәсе көннәрендә кыңгырау сәнгате һәм Россиянең төрле шәһәрләре дини музыкасы осталары катнашында кыңгырау чыңы фестивале дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International