2017 елда «Артек»ка һәм «Орлёнок»ка ничек эләгергә?

2017 елның 28 июле, җомга

Ел саен «Артек» Халыкара балалар үзәгендә һәм "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәгендә Татарстан Республикасының актив һәм талантлы балалары өчен ял оештырыла. 2017 елдан «Артек»ка путевкалар  Татарстан Республикасы квотасы кысаларында  балалар казанышлары рейтингы нигезендә  «Артек»ның  тематик сменасына балаларны сайлап алуны тәэмин итүче «Путевка» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша бүленә. Шуның белән бергә  делегацияләр автоматик режимда рейтинг нигезендә һәм гаризаларның кайчан килүен исәпкә алып формалаштырыла.

Җентекле мәгълүмат артек.дети сайтында. «Орленок»ка путевкалар муниципаль районнар буенча балалар санына пропорциональ рәвештә бүленә. Делегатлар сменалар тематикасына карап ТР муниципаль районнары башкарма комитетлары каршындагы яшьләр эшләре бүлекләре тарафыннан комплектлана. Җентекле мәглүмат www.orlyonok.ru сайтында.

 

Алексеевск районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International