28 июльдә кичке 6 нчы яртыда «Татарстан 24» телеканалында «Көнүзәк сөйләшү» программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокуклары күчү бүлеге начальнигы Галина Гончарова катнашуындагы тапшыру эфирга чыга.
Дәүләт теркәүчесе саклау зоналары темасын яктыртачак, атап әйткәндә, территорияләрдән аерым файдалану шартлары булган зоналарның ни өчен билгеләнүе, саклау зонасындагы күчемсез милекне сатып алырга ярыймы-юкмы икәне, күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә нәрсәне белергә кирәклеге, шулай ук саклау зоналарында билгеләнгән чикләүләрне үтәмәгәндә җаваплылык чаралары турында сөйләячәк.
Тапшыруны кабаттан кичке 9 нчы һәм төнге 12 нче яртыда карый аласыз.