Мәктәп каникулларының иң кызган чагы. Юлларда үзеңне дөрес тоту темасы элеккечә актуаль. Балалар юл-транспорт һәлакәтенең кимүе белән өлкәннәрнең генә түгел, ә балаларның үзләренең дә кызыксынуы сөендерә. Тематик кичә ЮХИДИныңАлексеевск бүлегендә булды.
Балалар җәмәгать кабул итү бүлмәсе вәкиле, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Владислав Шакиров республикабыз территориясендә яшәүче балалар һәм яшүсмерләрнең законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын гамәлгә ашыруда һәм яклауда ярдәм итү буенча үзенең проектын тәкъдим итте.
Очрашу диалог кысаларында узды. Владислав Шакиров ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаровтан безнең районда нинди профилактик чаралар үткәрелүе һәм аларның еш үткәреләме-юкмы икәнлеге турында белде. Сүз уңаеннан әйткәндә, юл хәрәкәте иминлеге район үзәгендә дә, авыл җирлекләрендә дә киң пропагандалана: Алексеевск районы буенча юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Руслан Шакиров катнашында ата-аналар җыелышлары, тематик кичәләр һәм ярышлар үткәрелә, яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгалар, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә аң-белем тарату өчен акцияләр оештыралар.
Ләкин шулай да юлларда үз-үзеңне тоту культурасы юллардагы камералар һәм автоинспекция хезмәткәрләре санына, штрафларның зурлыгына һәм җәза бирелмичә калмауга түгел, ә сезнең белән безгә бәйле. Узган очрашу моны тагын бер кат раслады.
Илфат Жаббаров балалар җәмәгать кабул итү бүлмәсе вәкилләре белән иҗади хезмәттәшлекнең тагын да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.