Алексеевскидагы “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр район ЗАГСында булдылар

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

2017 елның 18 июлендә  Алексеевскидагы “Кайгырту”  приютында тәрбияләнүчеләр “Бергәләп булдырабыз” проекты кысаларында һөнәрләр белән танышуларын дәвам иттерәләр. Бу юлы балаларны ЗАГСка чакырдылар һәм үсеп килүче буынны белгечләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина һәм әйдәп баручы белгеч Ләйсән Зиннәтуллина балаларны җылы һәм елмаеп каршыладылар. Балалар өчен бистәнең бик матур җирендә урнашкан,төрле төстәге чәчәкләр һәм куаклыклар әйләндереп алган, быел 100 ел тула торган күркәм бина буйлап экскурсия үткәрделәр.

Тәрбияләнүчеләр ЗАГС хезмәткәрләренең гражданинның хокукый статусын формалаштыру белән шөгыльләнәләр. ЗАГС органнарында теркәгәннән соң гына гаилә, мирас, башка хокуклар һәм бурычлар килеп туа.

Валентина Владимировна дөньяга килгән сабыйны теркәүдән алып үлем турындагы мәгълүматны теркәүгә кадәр көн саен башкара торган эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар 100 ел дәвамында алып барылган акт язмалары кенәгәсен өйрәнделәр һәм карадылар. Ул  ата-аналар үз балаларына куша торган иң таралган һәм сирәк исемнәр  турында да сөйләде. Кызларга Авдотья һәм Шахина, малайларга Борислав һәм Заур кебек сирәк очрый торган исемнәр биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International