ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

26 мартта иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр Зур Полянка торак пунктындагы радиотелеүзәктә (Биләр) планлы ремонт-профилактика эшләре үтәчәк.

Бүген Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Демидов районның ике зур предприятиесе: “Алексеевскдорстрой” һәм “Алексеевск керамикасы”ның хезмәт коллективлары белән очрашты, анда оешма җитәкчеләре Вәлиев Фоат Вәли улы һәм Кәбиров Рәмис Рәис улы 2017 елгы җитештерү эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында сөйләде.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Алексеевск ЗАГСында аграр колледж студентлары белән гаиләне алып бару дәресләре кысаларында чираттагы “Дөньяга мәхәббәт идарә итә” исемле чара булып узды. 

17 мартта «Чаңгы сезонын ябу» буенча чаңгы ярышлары булачак.

Россия Федерациясе Президентын сайлауга кадәр санаулы көннәр калып бара. Бүген гражданнарның сайлау хокукын тәэмин итү өчен зур эш башкарылды. Алда торган вакыйга турында безгә Алексеевск районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Хөснетдинов сөйли.

Язгы кояш үз эшен эшли – бозны эретә. Шуның белән бергә коммуналь хезмәтләр дә урамнарны кардан чистарту буенча гаять зур эш башкаралар.
 


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Куркыныч һәм уңайсыз метеорологик күренешләр фаразланмый

Алексеевск районы кызлары мини-баскетбол фестивалендә катнаштылар

«Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәге 48 район катнашучыларын берләштерә. Һәр районнан стартка иң әзерлекле чаңгычылар командалары чыкты, һәр районның җыелма командасы составында ике – ир-ат һәм ике – хатын-кыз.


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Росреестрның Татарстан идарәсе аңлатма бирә: күчемсез милек хуҗасы үзенең күчемсез милек объекты турында мәгълүмат сораган затлар хакында белешмә алырга хокуклы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International