«Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәге 48 район катнашучыларын берләштерә. Һәр районнан стартка иң әзерлекле чаңгычылар командалары чыкты, һәр районның җыелма командасы составында ике – ир-ат һәм ике – хатын-кыз.
Татьяна Кулагина, Ольга Турнина, Валерий Сергеев һәм Александр Харитонов йөзендә алексеевскилылар иң яхшы күрсәткечләр өчен 18 район арасында көрәштеләр һәм гомумкоманда зачетында бишенче урынны алдылар. Ир-егетләр – 3 км, хатын-кызлар 1 км дистанцияне уздылар.
Алексеевск спортчыларының кураторы – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ривкат Сөләйманов. Спортчыларны шулай ук тренер Владимир Никешин да озата барды.
Иң яхшылар бишлегендә Саба, Балтач, Мамадыш, Кукмара һәм Алексеевск районнары. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм аларга киләсе ярышларда тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.