Сергей Демидов районның хезмәт коллективлары белән очрашуын дәвам иттерә

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

 Бүген Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Демидов районның ике зур предприятиесе: “Алексеевскдорстрой” һәм “Алексеевск керамикасы”ның хезмәт коллективлары белән очрашты, анда оешма җитәкчеләре Вәлиев Фоат Вәли улы һәм Кәбиров Рәмис Рәис улы 2017 елгы җитештерү эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында сөйләде.
 Очрашуларда шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Хәйруллин Айрат Нәҗип улы да катнашты.
 Район җитәкчесе Сергей Анатольевич, җыелышларга йомгак ясап, барлыкка килгән хезмәт традицияләре, коллективларда тупланган зур тәҗрибә, шулай ук куелган бурычларның уңышлы үтәлүе турында билгеләп үтте. Үзенең сүзендә ул район хакына тырышып һәм җаваплылык тоеп эшләүләре өчен рәхмәт әйтте һәм, 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауга килеп, граҗданлык бурычларын үтәргә чакырды.
Район җитәкчесе шулай ук 13 мартта “Алексеевск сөт заводы” ЧҖҖ коллективы белән очрашуда да катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International