– Рөстәм Рафикович, башкарылган эш күләме нинди һәм тагын күпме эшлисе бар әле?
– Сайлауны оештыруда катнашучы бөтен кешенең ипле эшләве нәтиҗәсендә зур эш башкарылды: сайлауга чакыру буенча агитация эше, реклама щитлары, плакатлар урнаштыру. Сайлаучыларның өйләренә һәм фатирларына кереп йөрелде.
– Алексеевскилылар кайда сайлаячакларын билгеләделәрме инде?
– Күпчелек билгеләде. 18 мартта яшәү урыннары үзгәрәчәк кешеләр гариза бирде. Гаризалар дәүләт хезмәтләре порталында интернет аша, күп функцияле үзәктә, территориаль сайлау комиссиясендә һәм участок сайлау комиссияләрендә кабул ителде. Кирәк булса, үзеңнең участок сайлау комиссияңнең адресын Үзәк сайлау комиссиясе сайтларыннан, участок сайлау комиссияңнән белешергә була.
– Алда торган сайлауларның берәр нинди үзенчәлеге бармы?
– 2018 елгы сайлауларның үзенчәлеге шунда: бистәдә тавыш электрон комплекслар аша биреләчәк. Болар – район мәдәният йортында, 1 нче Алексеевск урта мәктәбендә, балалар сәнгать мәктәбендә һәм “Кама” кинотеатрында урнашкан дүрт участок. Әлеге участокларда район сайлаучыларының 24% ы диярлек яки 4894 сайлаучы, районда барлыгы 19689 сайлаучы теркәлде. Шушы участокларга килеп, сайлаучы гадәти бюллетень түгел, ә махсус штрих кодлы карточка алачак, шуның ярдәмендә электрон комплекста тавыш бирәчәк. Барлык дүрт участокта да өйрәтүче комплекслар урнаштырылачак. Сайлаучы алдан өйрәнә алачак, электрон комплекста ничек тавыш бирергә икәнен аңлаячак, шуннан соң инде тавыш бирәчәк. Бу участокларда волонтерлар эшләячәк, алар килеп туган сорауларны чишәргә булышачак.
– Видеокүзәтү системасы эшләячәкме?
– Әйе. Бистәдә һәм территориаль сайлау комиссиясендә урнашкан барлык җиде сайлау участогында да видеокамералар урнаштырылды. Барлык видеокамералардан онлайн-тапшыру алып барылачак һәм барлык сайлау процессы язылачак. Видео участок сайлау комиссияләре тавыш бирү йомгакларын раслау турында карар кабул иткәнчегә кадәр эшләячәк. Участок сайлау комиссияләренең һәм сайлау участогында катнашучыларның бөтен эше, сайлаулар турындагы законнарны үтәп, ачык режимда узарга тиеш. Теләсә кайсы сайлаучы әлеге процессны реаль вакыт режимында күзәтеп бара алачак.
– Әгәр сәламәтлеге аркасында үзенең сайлау участогына килә алмаган сайлаучылар булса, алар белән нишләргә?
– Әгәр сез сайлау участогына үзегез генә килә алмасагыз, бинадан тыш тавыш бирү турында гариза бирә аласыз, һәм сайлау комиссиясе өегезгә киләчәк. Тик әлеге гаризаны 2018 елның 18 мартында көндезге 2 гә кадәр рәсмиләштерергә кирәк.
Һәр сайлаучы участокка паспорты белән килергә тиеш. Үзең белән туганнарыңның, якыннарыңның документларын алып килергә ярамый. Һәркем үзе өчен сайларга тиеш!
Барыгызны да сайлауларга чакырабыз. Үзегезнең гражданлык бурычыгызны үтәгез һәм сигез дәгъвачыдан лаеклы кандидатны сайлагыз. Россия Федерациясе язмышына битараф калмагыз.