Күчемсез милкегез белән кем кызыксынганын Росреестр әйтә

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Росреестрның Татарстан идарәсе аңлатма бирә: күчемсез милек хуҗасы үзенең күчемсез милек объекты турында мәгълүмат сораган затлар хакында белешмә алырга хокуклы.
2015 ел, 13 июльдәге №218-ФЗ “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы федераль законга ярашлы төстә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрындагы (ЕГРН) мәгълүматларны бар кеше ала ала (федераль закон нигезендә чикләнгән мәгълүматлар искәрмә булып тора) һәм теләсә нинди кызыксынган зат соравы буенча бирелә. Димәк, ЕГРНда теркәлгән милек хокукының күчемсез милек иясе башка затларга үзенең күчемсез милек объекты буенча мәгълүматлар сорауларына каршы килә алмый.
Әмма күчемсез милек хуҗасы үзенең күчемсез милек объекты турында мәгълүмат сораган затлар хакында белешмә ала ала. Милекче белешмәдән аның күчемсез милке турында мәгълүматлар сораган физик, юридик затлар, җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимияте органнары турында, аларның белешмәләрне алу датасын һәм мондый документның чыгу номерын белә ала.
Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы 3 эш көне.
Кәгазь документ рәвешендә белешмә алу өчен физик затлар 400 сум һәм юридик затлар 1100 сум түли. Электрон документ рәвешендәге белешмә физик затларга 250 сумга һәм юридик затларга 700 сумга төшә.
Әмма шуны истә тоту кирәк, күчемсез милек объекты турында мәгълүмат алган затлар турындагы белешмәдә оператив-эзләү эшчәнлеге алып барган органнарның сораулары турында мәгълүмат күрсәтелми.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International