Әлеге очрашу гаилә кыйммәтләренә һәм бер-берсен яратучы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр гармониясенә багышланган иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина очрашу башланыр алдыннан җәмгыятьтә ЗАГС органнарының роле турында сөйләде һәм архивта сакланучы метрика кенәгәләрен күрсәтте. Биредә иң иске документ 1919 ел датасы белән язылган. Ул шулай ук туу турындагы таныклыктан алып үлү турындагы таныклыкка кадәр гражданлык хәле актларын язу бүлеге бирә торган төп документлар турында да сөйләде. Егетләр һәм кызлар игътибарларын никахлашу турындагы таныклыкка юнәлттеләр, шуның белән гаилә кыйммәтләре турындагы сөйләшү дә башланып китте. Валентина Владимировна очрашуны шагыйрә А. Астахованың "Любовь бывает разная" исемле дүртьюллык шигыре белән башлап, егетләргә һәм кызларга “Нәрсә ул мәхәббәт?”, “Ул ничек һәм нәрсәдә чагыла?”, “Без ярата торган кешегә ул нәрсә бирә?”, “Аңа безнең мәхәббәт нәрсәгә?” һәм башка шундый сораулар турында уйланырга тәкъдим итте. Егетләр һәм кызлар аларның кайберләренә шактый гына кызыклы һәм үзенә бертөрле җаваплар бирделәр.
Шулай ук гаиләне алып бару дәресе барышында студентлар “мәхәббәт” сүзенең төшенчәсе һәм аның символлары турында фикер алыштылар. Шуннан соң, “Амурчик”ларга һәм “Купидон”нарга бүленеп, командаларда эшләделәр. Аларга мәхәббәт һәм гаилә темасына һәркемгә таныш, мәсәлән, “Кәләш үзе ... өйгә килми”, “Чын мәхәббәтнең башы бар, ә ахыры...” кебек мәкальләр һәм әйтемнәрне төгәлләргә кирәк иде. Аннары команданың һәр катнашучысы “Сез ярата беләсезме?” дигән тест сорауларына җавап бирде. Ә инде ахырдан командалар мәхәббәт яшәгән һәм яшәмәгән өйне тасвирлап күрсәтергә һәм нинди өйдә яшәргә теләүләрен сайларга тиеш иделәр. Катнашучыларның барысы да уңайлы, ямьле, үзара аңлашу һәм мәхәббәт хөкем сөргән өйне сайладылар.
– Әлеге темага аралашу хәзерге буын өчен бик кирәк, – диде Валентина Увакина, – чөнки хәзерге глобальләшүче дөньяда мәхәббәт, гаилә, тугрылык, ихтирам кебек сүзләргә урын аз калып бара. Моның урынына телевидение экраннарында һәм Интернет челтәрләрендә чын кыйммәтләр югала. ЗАГСта шул хакта сөйләшү һәркемнең йөрәгенә үз эзен салыр, дип уйлыйм. Чөнки күпмедер вакыттан соң алар алдында биредә үзләре өчен иң мөһим карарны кабул итү – никахлашу бурычы тора.