Ярышларда республикабызның җиде командасы катнашты, алар арасына районыбызның җыелма командасы да керде. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын – Яр Чаллы шәһәре
2 нче урын - «Уникс-Юниор»-1 (Казан шәһәре)
3 нче урын – Түбән Кама шәһәре-1
4 нче урын – Алексеевск ш.т.б.
5 нче урын - Балтач районы
6 нче урын - «Уникс-Юниор»-2 ( Казан шәһәре)
7 нче урын - Түбән Кама-2.
Кызларыбыз призерлар өчлегенә керә алмады, алар көндәшләреннән нибары бер очкога гына калыштылар. Алексеевск баскетболчыларының шәһәр командалары белән уйнауларын исәпкә алсаң, дүртенче урын начар нәтиҗә түгел.
Баскетболчыларыбызга күнегүләрен тырышып ясап, ярышларда әйбәт нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.