Иреклеләр елын үткәрү кысаларында “Иреклеләр елы” конкурсы игълан ителде.
Алексеевск районының авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре район басуларын карап уздылар. Шул рәвешчә, чәчү компаниясенә йомгак ясалды. Аның барышында хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре “Алексеевск” халык предприятиесе, “Востокзернопродукт”, “Родина” колхозы, фермер Илшат Гомәров һәм башкаларның басуларын күзәттеләр.
12 июньдә Алексеевск районында Россия көнен бәйрәм итү кысаларында велосипедта узышу булачак.
2018 елның 9 июлендә сәгать 10 да Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы җирлегеннән файдалану һәм бистә җирлеген төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча халык алдында тыңлаулар булачак.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Зур Тархан авыл җирлегенең Зур Тархан авылында чүплек ясау факты буенча табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.
13 июньдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Алексеевск районында гражданнарны кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы әниләре “Әни – эшмәкәр” проекты кысаларында бизнес нигезләренә бушлай өйрәнә алачаклар
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе хуҗалык итүче субъектларның мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясенә күчүгә әзерлеген тикшерде.
Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Алексеевск муниципаль районындагы бүлеге хәбәр итә: Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) гаризаларны тулысынча социаль яклау органнарына килеп тормыйча гына электрон рәвештә бирүнең сигез мөмкинлеге бар.