Алексеевск районының авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре район басуларын карап уздылар.

2018 елның 8 июне, җомга

Алексеевск районының авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре район басуларын карап уздылар. Шул рәвешчә, чәчү компаниясенә йомгак ясалды. Аның барышында хуҗалык җитәкчеләре,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре  “Алексеевск” халык предприятиесе, “Востокзернопродукт”, “Родина” колхозы, фермер Илшат Гомәров һәм башкаларның басуларын күзәттеләр. Күчмә семинарның төп бурычы бөртекле культуралар шытымнарының тигезлеген анализлау, шулай ук чәчү эшләре технологияләрен үтәү булды. Җитәкчеләр шулай ук терлек азыгы әзерли башлауны да тикшерделәр. Атап әйткәндә, семинарда катнашучылар Левашево янындагы мегафермада сенаж салу барышы белән таныштылар. Бу хуҗалыкта   сенаж әзерләүгә беренчеләрдән булып керештеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин хезмәтчәннәргә язгы кыр  эшләрен үткәргәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм аларга терлек азыгын җитәрлек әзерләп өлгерүдә уңышлар теләде:

– Бүген барыбыз да ничек эшләвебезне карадык, һәркем үзе өчен ниндидер файдалы нәрсәне күрде. Чәчү эшләре артта калды, хәзер бөтен көчне терлек азыгы әзерләүгә тупларга кирәк, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International