Алексеевскилыларга чиратларда басып торырга туры килмәячәк: uslugi.tatarstan.ru электрон порталында хезмәтләр исемлеге киңәйде

2018 елның 8 июне, җомга

ТР  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау  министрлыгының Алексеевск муниципаль районындагы бүлеге  хәбәр итә:  Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru)  гаризаларны тулысынча социаль яклау органнарына килеп тормыйча гына электрон рәвештә бирүнең берничә мөмкинлеге бар:

– пенсионерларга юл йөрү өчен ай саен бирелә торган акчалата түләү билгеләү;

– балага ай саен бирелә торган пособие билгеләү;

 – инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия-ташламалар билгеләү;

– мәктәпкәчә учреждение өчен төп һәм өстәмә компенсацияләр билгеләү;

– күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга юл йөрү өчен субсидияләр билгеләү,

- күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга дарулар өчен субсидияләр билгеләү;

– 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балалары булган гражданнарга субсидия-ташламалар билгеләү;

– күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия-ташламалар билгеләү.

esia.gosuslugi.ru/registration сылтамасы буенча Бердәм идентификация һәм аутентификации (ЕСИА) системасында стандарт исәпкә алу язмасын теркәү  социаль яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать итмичә әлеге акчаны алу шарты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International