Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Зур Тархан авыл җирлегенең Зур Тархан авылында чүплек ясау факты буенча табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.
Күчмә тикшерү барышында халык кулланган калдыклардан, кыйммәте аз булган үзагачтан, мөгезле эре терлек үләксәләреннән 16200 кв.м мәйданда санкцияләнмәгән чүплек булуы ачыкланды. Күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләргә хокукларның Бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча санкцияләнмәгән чүплек урнашкан җир участогынең милек итеп рәсмиләштерелмәгәнлеге ачыкланды.
Шул уңайдан прокуратура санкцияләнмәгән чүплекне бетерү турында җирле үзидарә органнарына карата судка дәгъва гаризасы бирде, хәзер ул каралу стадиясендә.
Моннан тыш, вәкаләтләрне башкарганда эшлексезлек күрсәтелү сәбәпле, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетына, ТР Экология һәм табигый ренсурслар министрлыгына закон бозуларны бетерү турында язма гаризалар кертелде.