Татарстан Республикасында хатын–кызлар эшмәкәрлеген үстерү максатында

2018 елның 8 июне, җомга

Татарстан Республикасы хатын-кызлары бушлай укып, “Киләчәк өчен җаваплы” Амвэй хәйрия фондыннан үз бизнесын ачуга 100 000 сум грант ота алачак, Россия – 2018 елның 9 июле – Казанда эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча “Әни – эшмәкәр” федераль  белем бирү проекты старт алды. Проект Федераль урта һәм кече эшмәкәрлекне  үстерү корпорациясе,  Гомумроссия  “РОССИЯ ТЕРӘГЕ”  кече һәм урта эшкәмәрлекнең җәмәгать оешмасы хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерү комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

“Киләчәк өчен җаваплы “Амвей” хәйрия фонды  оештыручы һәм грант бирүче булып тора.

 Проект федераль дәрәҗәдә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Чараның рәсми партнеры  – УРАЛСИБ банкы. Татарстан Республикасында проект Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “Татарстан Республикасында эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды ярдәмендә уза.

 Программа кысаларында тренинглар 2018 елның 9 июленнән 13 июленә кадәр булачак, дәресләр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан,  Петербург урамы, 28 (Эшмәкәрләр йорты). Казанда проект беренче тапкыр үткәрелә.

 “Әни – эшмәкәр” проекты хатын-кызларга ана булу белән бизнесны бергә бәйләп алып бару мөмкинлеге бирә. Белем бирү программасы, бизнес-тренерлар киңәше һәм финанс ярдәме нәтиҗәсендә без аларга мөстәкыйль рәвештә  үзләре гамәлгә ашыра  алмаган стартап идеяләрен гамәлгә ашырырга булышабыз.  Шуның белән бергә,  яшь, инициативалы хатын-кызларны үз эшләрен  оештыруга үгетләп, безнең проект гаять зур бурычны үти – ил икътисадын үстерергә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтә “Киләчәк өчен җаваплы”“ Амвей хәйрия фонды президенты Анна Сошинская.

– Практикадан күренгәнчә, хатын-кызлар өчен үз бизнесыңны булдыру юлында очрый торган төп киртәләр – старт капиталының булмавы һәм бизнес алып бару өчен белем җитмәү. “Әни – эшмәкәр” проекты – декрет ялында утыручы әниләр өчен сирәк очрый торган мөмкинлек. Ул үзеңдә яңа потенциалны ачарга, бизнес алып баруның төп аспектлары турында кирәкле белем алырга, шулай ук эшне тиз һәм уңышлы башлап җибәрү өчен финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирә, – дип аңлата УРАЛСИБ банкының стратегик партнерлар белән эшләү буенча дирекция җитәкчесе Алексей Ганеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International