8 июньдә яңгыр һәм көчле җил көтелә

2018 елның 8 июне, җомга

 ТР Гидрометцентр мәгълүматлары буенча 8 июньдә төнлә һәм  көндез   республиканың күпчелек районнарында аз гына яңгыр, урыны белән яшен булуы көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.    

 Һаваның минималь температурасы төнлә   3..+8º,  һаваның максималь температурасы көндез  +14..+19º.

9 июньдә, шимбә көнне, күп кенә районнарда яңгырлы һава саклана.  Җил   көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка авышучан җил, көчәйгәндә көндез   15-20 метрга кадәр тизлектә.    

 Һаваның минималь температурасы төнлә  +5..+10º,  максималь температурасы көндез  +11..+16º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International