Татарстан мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясенә күчә. Хәзерге вакытта 46 район һәм шәһәр дәүләт ветеринария бюджет учреждениесе электрон документлар әйләнеше булдыруга әзерлеген белдергән. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Ветеринария-озату документларын рәсмиләштерү эшен оештыруның ветеринария кагыйдәләрен раслау, ветеринария-озату документларын электрон рәвештә рәсмиләштерү тәртибе һәм кәгазь бланклардагы ветеринария-озату документларын рәсмиләштерү тәртибе турында”гы 27.12.2016 ел, 589 санлы боерыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру, үстерү һәм файдалану тәртибе турында”гы законы нигезендә 2018 елның 1 июленнән Россия Федерациясе территориясендә дәүләт ветеринария күзәтчелеге контролендәге йөкләргә мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясе кертелә.
Барлык юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр 2018 елның 1 июленнән ветеринария-озату документларын электрон рәвештә генә рәсмиләштерәчәкләр. Мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясе ветеринария өлкәсендә Меркурий» мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясе ярдәмендә генә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе хуҗалык итүче субъектларның мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясенә күчүгә әзерлеген тикшерде. Предприятиеләрнең әзер продукцияне җитештерү һәм сату буенча әзерлеге: социаль туклану предприятиеләрендә (мәктәпләр, балалар бакчалары) – 82%; җәмәгать туклануы предприятиеләрендә (кафе, ресторан, ашханәләр) – 51%; ваклап сату предприятиеләрендә (кибетләр, супермаркетлар) – 39%; күпләп сату предприятиеләрендә – 88%; әзер продукция җитештерү предприятиеләрендә (сөт заводлары, ит һәм балык цехлары, терлек сую пунктлары) – 80 – 89%.
Анализ бүгенге көндә мәҗбүри электрон ветеринария сертификациясе белән эшләмәүче хуҗалык итүче субъектлар гына түгел, ә бәлки әле һаман да хуҗалык итүче субъектлар Реестрына кертелмәгән хуҗалыкларны да ачыклады.
2018 елның 1 июленнән дәүләт ветеринария күзәтчелеге контролендәге андый хуҗалык итүче субъектлар йөкләрне төяп озата һәм кабул итә алмаячаклар.