2018 елның 28 июнендә көндезге 2 дә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында гражданнарны кабул итү булачак.
Бүген, 22 июньдә, изге борынгы Биләр җирендә “Сәләт-2018” яшьләр форумы ачылды. Беренче смена бөтен илдән, якын һәм ерак чит илләрдән, мәсәлән, Казахстан һәм Финляндиядән 1200 талантлы һәм актив малайлар һәм кызларны җыйды.
Район үзәгендә сәгать 10 да истәлекле митинг булды.
21 июньгә 4,5 тоннадан артык сенаж салынды һәм 500 тонна печән әзерләнде. Шулай ук хуҗалыкларда 20 тонна яфрак азык әзерләнде.
Фотографияләр бәйгесе йомгаклары буенча “Игелеклелек мизгелен гәүдәләндер” бәйгесендә Алексеевск районының “Кайгырту” приютыннан бер бала җиңде. Иреклеләр (волонтерлар) елы чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы социаль хезмәтләрен алучылар арасында “Игелеклелек мизгелен гәүдәләндер” исемле фотографияләр конкурсы үткәрелде. Катнашучыларның иҗади эшләрен карап, компетентлы жюри җиңүчеләрне билгеләде.
Бу елның 30 апрелендә Калуга өлкәсендә эзләүчеләр мәетен тапкан кызылармияче Никита Петрович Назаровның оныклары В.И.Абрамов исемендәге туган як музее белән элемтәгә чыктылар.
Бүген иртәнге 4 тә Мәңгелек ут янындагы обелискта кайгылы көн – Бөек Ватан сугышы башлануны хөрмәтләп искә алу өчен район активистлары җыелды.
Район җитәкчесе Сергей Демидов катнашында муниципаль хезмәткәрләрнең эш урыннарында, муниципаль вазыйфалар биләүче затларның хезмәт урыннарында үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәүләре буенча комиссия эше белән бәйләнгән мәсьәләләр каралды. Сүз шулай ук районда мәнфәгатьләрнең бәхәсләрен җайга салу турында да барды.
2018 елның 21 июне кичендә һәм 22 июнендә төнлә-иртә белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда 15 метрга кадәр).
29 июньдә гражданнары кабул итү булачак.