Алексеевск районында һәлак булган сугышчының туганнары табылды

2018 елның 22 июне, җомга

Бу елның 30 апрелендә Калуга өлкәсендә эзләүчеләр мәетен тапкан кызылармияче Никита Петрович Назаровның оныклары В.И.Абрамов исемендәге туган як музее белән элемтәгә чыктылар.
– Светлана Васильевна Евстафьева, аның абыйсы, сугышчының оныгы Назаров Юрий Васильевич та Чистайда яши , – дип сөйли музей хезмәткәре Владислав Осянин. – Шул рәвешчә, Никита Петровичның оныкларының берсе 1938 елда туган, мәрхүм Василий Никитичның линиясе буенча туганнары  белән элемтә урнаштырылды. Шунысы да билгеле,  Никита Назаровның  тагын бер улы Николай Никитич та, сугышчының тол хатыны да Әгерҗедә яшәгән. Хәзер инде алар барысы да мәрхүмнәр. Николайның ике улы (Н.П.Назаровның оныклары) булган, алар белән элемтә әлегә урнаштырылмады. Әгерҗе музеендагы  хезмәттәшләребездән әлеге кешеләрнең эзләрен эзләп табарга булышуларын сорыйбыз. Сугышчының табылган туганнары аның мәетен Речное зиратында җирләргә теләк белдерделәр. Ләкин калугалылар, мәетләрнең  18 әү булуы   һәм аларны аера, билгели алмаулары турында хәбәр иттеләр.

Шул рәвешчә, җирләү Калуга өлкәсе территориясендә 22 июньдә узачак, ә Н.П.Назаровның туганнары җирләүгә барырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International