Алексеевскида корруциягә каршы көрәшү эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

 

 Район җитәкчесе Сергей Демидов катнашында муниципаль хезмәткәрләрнең эш урыннарында,  муниципаль вазыйфалар биләүче затларның хезмәт урыннарында үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәүләре буенча комиссия эше белән бәйләнгән мәсьәләләр каралды. Сүз шулай ук районда мәнфәгатьләрнең  бәхәсләрен җайга салу турында да барды. Моннан тыш, комиссия әгъзалары мәгариф бүлегендә коррупция күренешләре килеп чыгуны киметү чараларын оештыру һәм кайбер мәсьәләләрне дә карадылар.  

  Докладны коррупциягә каршы көрәшү буенча башлык ярдәмчесе Анна Демидова,  мәгариф бүлеге җитәкчесе Дамир Гыйләҗев һәм районның контроль-хисап палатасы рәисе Валерий Сергеев ясады.

 Утырышта шулай ук прокуратура,  федераль куркынычсызлык Советы, тикшерү комитеты һәм полиция вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International