Бүген иртәнге 4 тә Мәңгелек ут янындагы обелискта кайгылы көн – Бөек Ватан сугышы башлануны хөрмәтләп искә алу өчен район активистлары җыелды. Бу вакыйга бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде. Һәр гаиләдә онытырга хакыбыз булмаган исемнәр бар. Без хәтерлибез.