Фотографияләр бәйгесе йомгаклары буенча “Игелеклелек мизгелен гәүдәләндер” бәйгесендә Алексеевск районының “Кайгырту” приютыннан бер бала җиңде.
Иреклеләр (волонтерлар) елы чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы социаль хезмәтләрен алучылар арасында “Игелеклелек мизгелен гәүдәләндер” исемле фотографияләр конкурсы үткәрелде. Катнашучыларның иҗади эшләрен карап, компетентлы жюри җиңүчеләрне билгеләде. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча “Кайгырту” балалар һәм яшүсмерләр приютыннан “Без – иреклеләр” рәсеме өчен 11 яшьлек Андрей Никифоров 10 нчы урынны алды. Җиңүчене котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!