21 июньгә 4,5 тоннадан артык сенаж салынды һәм 500 тонна печән әзерләнде. Шулай ук хуҗалыкларда 20 тонна яфрак азык әзерләнде.
Сенаж салу буенча эшләр “Северное”, “Южное” ВЗПларда, шулай ук “Алексеевск” халык предприятиесендә бик актив бара. Печән салуга барлык хуҗалыклар диярлек кереште.
Болар белән беррәттән, башка эшләр дә алып барыла: 30 мең гектар мәйдан чүп үләннәрдән арындырылды. 9 мең гектардан артык пар җире эшкәртелде, бу планның 64 процентын тәшкил итә. Пар җирләрен эшкәртүдә 24 берәмлек техника эшли, дип хәбәр иттеләр безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.