Бүген, 22 июньдә, изге борынгы Биләр җирендә “Сәләт-2018” яшьләр форумы ачылды

2018 елның 22 июне, җомга

 Бүген, 22 июньдә, изге борынгы Биләр җирендә “Сәләт-2018” яшьләр форумы ачылды. Беренче смена  бөтен илдән, якын һәм ерак чит илләрдән, мәсәлән, Казахстан һәм Финляндиядән 1200 талантлы һәм актив малайлар һәм кызларны җыйды. Быел барлыгы “Сәләт” форумында 15 меңнән артык бала катнашачак. Смена башланыр алдыннан “сәләтле”ләрне Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов, “Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге” балалар ялын үстерү бүлегенең баш белгече Иван Денисов, Татарстан Республикасы «Җәй» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге директоры Раил Моратшин котлады.  «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов чараны тантаналы төстә ачып җибәрде.

Сәхнәдән балаларга нәтиҗәле ял итүләрен, истәлекле очрашулар һәм иҗат потенциалын гамәлгә ашыруларын теләделәр. Без форум эшен яктыртып барачакбыз. Яңалыкларыбызны күзәтеп торыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International