11 октября 2018 2018 елның 11 октябрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында (Казан шәһәре, Галиев урамы, 3А йорт) «Уйти в IT» исемле бишенче эшлекле хатын-кызлар форумы булачак.
Ял көннәрендә район үзәгендә “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе старт алды. Башкарма комитет, полиция, коммуналь челтәрләр, урманчылык вәкилләре бистәнең үзәк паркында берничә дистә сырганак һәм туя үсентеләре утырттылар.
Район башлыгы Сергей Демидов Укытучылар көнендә иң яхшы педагогларны бүләкләде
Район мәдәният йортында аерылып торучы педагогларны һәм мәгариф ветераннарын сәламләделәр. Бүләкләү тантанасы алдыннан иртәнге аш булды, анда район башлыгы мәктәп директорлары һәм педагогия хезмәте ветераннары белән район мәгарифе проблемалары турында фикер алышты. Мәктәпләргә грант ярдәменнән алып балаларның дәреслекләр белән тәэмин ителешенә кадәр төрле мәсьәләләр күтәрелде.
Бу вакытта район мәдәният йорты фойесында традицион күргәзмә җәелеп киткән һәм анда районның барлык мәктәпләре укучыларының иҗаты тәкъдим ителгән иде. Укытучылар бәйрәм башлануын көткән арада бер-берсе белән аралаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, бакыйлыкка күчкән педагогларны искә алдылар.
Архив тармагын үстерү максатларында Татарстан Республикасы территориясендә «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы - коммерцияле булмаган оешма һәм халык хакимияте органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы коммерция оешмасы — чыганакларының архивы»дигән конкурс старт алды.
Грантлар түбәндәге юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыру максатларында субсидияләр рәвешендә бирелә:
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы - коммерцияле булмаган оешма һәм халык хакимияте органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы коммерция оешмасы — чыганакларының архивы” дигән республика конкурслары турында”гы 1 октябрь, 2018 ел, 889 нчы карарын үтәү йөзеннән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган “Минем шәҗәрәм” исемле республика генеалогик тикшеренүләр һәм конкурслар үткәрә.
5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Бөтенроссия язылу декадасы үтә. Бу көннәрдә Россия почта бүлекчәләрендә, podpiska.pochta.ru сайтында, шулай ук "Viber" мессенджеры ярдәмендә ташламалы рәвештә газета-журналларга язылырга була.
2004-05 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча Әлки районы ачык турнирында җиңүчеләр.
2018 елның 3 октябрендә Мазарлы Матакта, “Алинә” спорт комплексында 2004-05 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча Әлки районы ачык турниры булып узды. Малайлар арасында – өч, кызлар арасында ике команда катнашты. Уеннар йомгаклары буенча йомгаклар түбәндәгечә бүленде:
Малайлар:
1 нче урында – Әлки районы командасы;
2 нче урында – Борискино командасы;
3 нче урында- гимназия командасы (Базарлы Матак).
Кызлар:
1 нче урында - Алексеевск районы командасы;
2 нче урында – Әлки районы командасы.
Тренер-укытучы Абдуллин М.Г.
«Бердәм Россия” төбәкләргә ташламалар бирүнең гамәлдәге тәртибен сакларга тәкъдим итә, шуның белән бергә күп фатирлы йортларның ишегалларын, шулай ук меңнән артык кеше яшәүче барлык торак пунктларны төзекләндерүгә федераль ташламалардан файдалану мөмкинлеген күздә тота. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак партиянең 2019-2021 елларга федераль бюджет кысаларында партия проектлары һәм инициативаларын гамәлгә ашыруга багышланган Сайлау алды программасын үтәүгә контрольлек итү буенча комиссия утырышында әйтте.
Хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары, һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне уңаеннан иң ихлас һәм җылы котлауларымны кабул итегез.
Россия Президенты Владимир Путин "Пенсия билгеләү һәм түләү буенча Россия Федерациясенең закон чыгару актларының кайсыберләренә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны имзалады. Бу документ Кремль сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Алексеевск районында бөртеккә кукуруз урып-җыю һәм аны тыгызлап саклауга салу дәвам итә.