11 октября 2018 2018 елның 11 октябрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында (Казан шәһәре, Галиев урамы, 3А йорт) «Уйти в IT» исемле бишенче эшлекле хатын-кызлар форумы булачак.
“Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татарстан төбәк җәмәгать оешмасы 2012 елдан алып “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары”ның дүрт форумын уңышлы үткәрде, 2014 елда “Хатын-кызлар хәрәкәте һәм хәзерге дөнья ” исемле I Халыкара хатын-кызлар конгрессы югары дәрәҗәдә узды, ул дөньяның 16 иленнән һәм Россиянең 14 төбәгеннән
400 дән артык катнашучыны беләштерде. Бу чаралар инициативалы Татарстан хатын-кызларының эшлекле элемтәләрен үстерүгә, хәйрия акцияләре үткәрүгә һәм социаль-мәдәни әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга, дәүләт хакимияте органнары белән үзара тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштыруга оешма керткән өлешнең мөһимлеген күрсәтте.
Юбилей форумы мәгълүмати технологияләр дөньясына һәм ашкынулы төстә үсүче коммуникацияләргә, уңышлы бизнес-идеяләргә һәм IT өлкәсендә амбицияле проектларга багышланачак.
Пленар утырышын “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татарстан төбәк җәмәгать оешмасы Президенты Лиана Марсель кызы Сәетова ачачак. Чара барышында “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татарстан төбәк җәмәгать оешмасы һәм “Россиянең эшлекле хатын-кызлары” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы (Лиана Марсель кызы Сәетова һәм Наталия Львовна Костина имзалый) арасында, “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татарстан төбәк җәмәгать оешмасы һәм “Казан бизнес-клубы”ЧҖҖ (Лиана Марсель кызы Сәетова һәм Гөлнара Рим кызы Гайнетдинова имзалый) арасында, “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татарстан төбәк җәмәгать оешмасы һәм Мари Иле Республикасының эшлекле хатын-кызлар берлеге (Лиана Марсель кызы Сәетова һәм Оксана Вячеславовна Татаринова имзалый) арасында, “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татарстан төбәк җәмәгать оешмасы һәм Рязань шәһәр Думасы депутаты Инна Владимировна Орешина арасында эшлекле килешүгә кул куелачак..
Чарада психологик фәннәр кандидаты, биолог, психолог, эшлекле административлык итү магистры, хатын-кызлар өчен өйрәтүче романнар авторы Лариса Владиславовна Ренарның чыгышы планлаштырылган иде.
Моннан тыш, форумга дәрәҗәле кунаклар – “Ак калфак” татар хатын-кызларының Бөтендөнья җәмәгать оешмасының Әзербәйҗандагы филиалы җитәкчесе Сания Юныс кызы Альмяшева, Рязань шәһәр Думасы депутаты Инна Владимировна Орешина, Мари Иле Республикасының эшлекле хатын-кызлар берлеге рәисе Оксана Вячеславовна Татаринова киләчәк.
Чаралар планы workshop форматында укытуны үз эченә ала, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар үзләренең IT-идеяләрен кирәкле бизнес-продуктларга әйләндерә алачаклар. Форумда министрлыклар, ведомстволарның 250 вәкиле, Татарстанның закон чыгару органнары депутатлары, республиканың әйдәп баручы эшмәкәрләре - актив һәм эшлекле хатын-кызлар катнашачак.
Форум программасында пленар утырыш, тематик секцияләр, күргәзмә, мастер-класслар, авыр хәлдә яшәүче балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе, кыйммәтле бүләкләр уйнату, фотосессия планлаштырылган. Аерым игътибарны кунакларның әлеге вакыйгага үз балалары белән бергә килә алуларына аерым игътибарны юнәлтәсе килә. Алар өчен чара кысаларында көне буена балалар зонасы эше оештырылачак.
Актуаль мәгълүматны сез форум сайтындагы www . womanforum 2018 . com сылтамасыннан табарсыз.
Форум катнашырга чакыра!