Алексеевскиның “Яшь журналист” иҗат берләшмәсендә катнашучылары Дарья Иванова, Ксения Киндерова, Алена Лифанова һәм Ангелина Турнина Бөек Новгородтан бүләкләр алып кайттылар.
Кош гриппы – ашкайнату органнары, сулыш юллары авырулары, үлем белән характерланучы каты йогышлы вирус авыруы.
Ял көннәрендә район үзәгендә “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе старт алды.
Бүген Алексеевск ш.т.б.да Просторное урамындагы күп фатирлы 18 нче өйгә тантаналы төстә кешеләргә фатир ачкычлары тоттырылды. Өч катлы яңа төзелештә хәзер социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, укытучы-грант алучы һәм бер ишле гаилә яшәячәк.
2018 елның 12 октябрендә иртәнге 10 нчы яртыда район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының егерме җиденче утырышы булачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне хөрмәтенә үткәргән бәйрәм кабул итүендә Алексеевск районының “Алга” колхозы механизаторы Ринат Нариман улы Ситдыйков “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек булды.
Алексеевск районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Татарстан Президенты белән очрашачаклар. Урып-җыю лидерлары һәм терлекчелек алдынгылары авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы чарага киттеләр.
Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!
– Хөрмәтле авыл эшчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Архив тармагын үстерү максатларында Татарстан Республикасы территориясендә «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы - коммерцияле булмаган оешма һәм халык хакимияте органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы коммерция оешмасы — чыганакларының архивы»дигән конкурс старт алды.
«Ышаныч телефоны»на кергән мөрәҗәгатьләрдә шалтыратучының исем-фамилиясе, атасының исеме, Татарстан Росреестры оешмасы хезмәткәрләренең коррупцион гамәлләре турында факт булырга тиеш. Мөрәҗәгать биш минуттан да артып китмәсен. Аноним шалтыратулар кабул ителми һәм каралмый. Мөрәҗәгатегезгә җавап аласыгыз килсә, телефон номерыгызны, почта адресын һәм электрон адресыгызны күрсәтү зарур.