Бүген Казан “Корстон”ында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бәйрәм механизаторларны, фермерларны, авыл хуҗалыгы алдынгыларын һәм ветераннарын берләштерде.
Тантаналы чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов тармакның аеруча аерылып торган хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Болар – “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, “Татарстан Республикасының атказанган агрономы”, “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы”, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы”, “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән исемнәр. Барлыгы 16 кеше бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында алексеевскилы, Алексеевск районының “Алга” колхозы механизаторы Ринат Нариман улы Ситдыйков та бар. Ул “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек булды.