Алексеевск районында күп фатирлы өйгә тантаналы төстә кешеләргә фатир ачкычлары тапшырылды

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Бүген Алексеевск ш.т.б.да Просторное урамындагы күп фатирлы 18 нче өйгә тантаналы төстә кешеләргә фатир ачкычлары тоттырылды. Өч катлы яңа төзелештә хәзер социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет өлкәсе хезмәткәрләре,  укытучы-грант алучы һәм бер ишле гаилә яшәячәк. Өйдә ике подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 1 мең кв. м  тәшкил итә. Бөтен фатирлар да эчке яктан бизәкләнгән, аерым җылытучы ике контурлы казаннар белән җиһазланган.

Өйне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды төзи. Техник заказчы – “Татарстан Республикасының баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе, подрядчысы – “Керамика-Маркет” ЧҖҖ. Яңа фатирлар ачкычларын район башлыгы Сергей Демидов белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды”  коммерциянеке булмаган оешма директоры вазыйфаларын башкаручы Талгат Абдуллин тапшырды.

 Район башлыгы Сергей Демидов алексеевскилыларны шушы бәйрәм вакыйгасы белән котлады:

  • Мин сезне яңа фатирлар алуыгыз белән котлыйм. Социаль ипотека программасы – яшь гаиләләргә генә түгел, ә бәлки бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә: педагогларга, табибларга да сыйфат ягыннан ярдәм итү. Күп балалы гаилә – аерым категория. Алар өчен бигрәк тә сөендерә. Торак шартларын яхшырту – үзебезнең Алексеевск гаиләләре һәм бөтен Татарстан кешеләренең иминлек нигезе ул. Чөнки Татарстан – уникаль төбәк, анда шундый программа гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, шулай ук Тәлгат Мидхәт улы йөзендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фондынашундый проектларны гамәлгә ашырганнары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм.

Яңа өйгә күчүчеләрнең барысы да район хакимиятеннән бүләкләр алды.


 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International