21 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр Бөек Новгородта Бөтенроссия медиаиҗат фестивале булып узды, аның кысаларында Сергей Васильевич Чернышев истәлегенә яшь кинематографистларның “Десятая муза” исемле Бөтенроссия конкурсы булды.Фестивальгә иксез-чиксез илебезнең барлык почмакларыннан: Төмәннән, Пермьнән, Ростовтан, Ленинград өлкәсеннән, Омскидан, Мәскәүдән, Оренбургтан, Красноярск краеннан, Самарадан, Тамбовтан, Липецкидан, Карачай-Черкес Республикасыннан, Волгоградтан, Чиләбедән, Калугадан, Сызраньнан яшь кинематографистлар килде. Татарстан Республикасын Кутуева Роза Мәгъсүм кызы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Балалар иҗаты үзәгенең “Яшь журналист” иҗат берләшмәсе әгъзалары тәкъдим итте. “Документаль экран” номинациясендә катнашып, Иванова Дарья, Киндерова Ксения, Лифанова Алена, Турнина Ангелина (3 нче мәктәп укучылары) составында ике фильм күрсәтте. Беренче фильм якташыбыз – рәссам Иосиф Садыйковның тормышына һәм иҗатына багышланган (фильмны Дарья Иванова, Ксения Киндерова иҗат итте) иде, икенче фильм якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, Севастополь флоты хәрби диңгезчесе Федор Михайлович Марусин ( авторлары: Алена Лифанова, Ангелина Турнина) турында сөйләде. Компетентлы жюри карары белән кызларның эшләре 3 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән бәяләнде. Кызларга шулай ук фестиваль лауреатлары кубогы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Фестиваль программасы бик бай иде. Фильмнарны караудан тыш, балалар “Витославицы” исемле агач архитектура музеена, Новгород Кремленә, Кино музеена бардылар, “Вече” исемле XXII Бөтенроссия тарихи фильмнар фестиваленең ачылыш тантанасында һәм аның иҗат лабораториясе эшендә катнаштылар. Россия Федерациясенең халык артисты Светлана Сергеевна Дружинина, кинооператор Анатолий Михайлович Мукасей һәм театр, кино актеры, телевизион тапшырулар алып баручы, Россия Федерациясенең халык артисты Александр Домогаров белән иҗади очрашу онытылмаслык тәэсир калдырды.