Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

  Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов  авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!

– Хөрмәтле авыл эшчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм җирдә яшәүче һәм эшләүче,  терлекчелектә һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт куючы,  кул кушырып утырмыйча, күп санлы кыенлыкларга да карамастан, иген игү һәм терлекләр үстерү, басуларны эшкәртү белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә.         

Иртәгесе көнгә ышанычыбыз, иҗтимагый һәм сәяси тотрыклылык, илебезнең азык-төлек базасы игенчеләрнең, терлекчеләрнең,  механизаторларның, күп кенә башка һөнәр белгечләренең хезмәт  нәтиҗәләренә бәйле.

 Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең югары профессионализмы,  аларның   бөтен күңелләрен биреп эшләүләре һәм сайлаган хезмәтләренә бирелгәнлеге хөрмәт һәм танылуга лаек.

Авыл хуҗалыгы  һәм эшкәртү сәнәгатенең барлык хезмәткәрләренә, аеруча ветераннарга, производство алдынгыларына фидакарь һәм намуслы хезмәтләре, крестьян хезмәтенә тугрылыклы булулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтергә телим.

 Кадерле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, әзерләүләр һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезгә авыр, ләкин игелекле хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм хезмәттә яңа казанышларга ирешүегезне телим.
 
Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм игелеклелек юлдаш булсын!
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International