Кош гриппына сак карарга

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Кош гриппы – ашкайнату органнары, сулыш юллары авырулары, үлем белән характерланучы каты йогышлы вирус авыруы. Бу авыру кеше өчен дә куркыныч. Районның баш ветеринария табибы Харис Хәйбуллин Татарстанда һәм безнең җирләрдә кош гриппы белән килеп туган хәл турында сөйли:

  • Элегрәк газетабыз битләрендәбу темага мәкалә бастырып чыгарган идек инде. Бүгенге көндә хәл ничек тора?
  • Авыру, авырып терелгән, шулай ук инкубацион чордагы кошлар инфекция чыганагы булып торалар. Вирусны күчмә кошлар, барыннан да элек, кыр үрдәкләре тарата. 2018 елда бу грипп Россия Федерациясенең 14 субъектында: Курск, Самара, Пенза, Саратов, Орлов, Смоленск, Ростов, Ульяновск, Түбән Новгород, Кострома өлкәләрендә, Чуашстан һәм Удмуртия, Татарстан һәм Мари Иле Республикаларында кабынып китте.
  • Ә Татарстанда хәл хәзер ничек?
  • Республикабыз территориясендә инфекциянең беренче кабынган урыны 16 июльдә Идел аръягы төбәгендә табылды. Узган елдан аермалы буларак, быел җәй ветеринарлар кош гриппын Татарстанның шәхси хуҗалыкларында гына теркәделәр. Мәсәлән, соңгы мәгълүматлар буенча вирус Татарстанның 16 районында 24 шәхси хуҗалыкта теркәлде. Бүген Татарстан Республикасының Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Югары Ослан районнары карантин режимында торалар. Без кош гриппы белән беренче тапкыр узган елның май аенда очраштык. Ул чакта вирус Лаеш кошчылык фабрикасында табылды. Ярты миллионга якын кош яндырылды, 3 миллионга якын йомырка юл ителде. Әгәр ул елда грипп сәнәгать фабрикасында булса, быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда гына ачыкланды.
  • Якынлашып килүче куркыныч турында терлек һәм кош-корт хуҗаларына ничек хәбәр ителә? Сезнең хезмәт нинди чаралар үткәрә?
  • Елга берничә тапкыр районның барлык авылларында ветеринар хезмәткәрләр халыкка төп куркыныч авырулар буенча белешмәлекләр өләшәләр. Һәр хуҗабикә белән аерым беркетмәләр төзелә, анда авырулар буенча тулы мәгълүмат җиткерелә. Бу мәсьәләгә Россельхознадзор органнары тарафыннан каты контрольлек ителә.
  • Район кешеләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына кош гриппының килеп чыгуын булдырмау өчен нинди саклык чараларын үтәргә кирәк?
  • Әйтергә кирәк, авыруны төп таратучылар – күчмә кошлар, аеруча кыр үрдәкләре. Вирус әйләнә-тирә мохиттә вирус таратучы кыргый кошлар туктаган урыннарда саклана. Шуңа күрә иң ышанычлы профилактика чарасы – кош-кортларны аерып тоту.
  • Чисталыкны үтәү турында: ишегалларын кош тизәгеннән чистарту, юу, дизенфекциләү турында да онытырга ярамый. Күчмә кошларның тизәге белән пычранмасын өчен терлек азыгы һәр йортта аерым сакланырга тиеш. Бу да грипп таралу сәбәпләренең берсе. Ишегалдында атып кайтылган кыргый кошны йолкырга, шулай ук аларның калдыкларын йорт кошларына ашатырга ярамый. Кош-корт сатып алганда грипп таралуга юл куймау чаралары һәм аларга ветеринария документларын таләп итәргә кирәклек турында онытмаска.
  • Хуҗалар кош-кортларының кинәттән үлә башлаулары яки бер үк вакытта күпләп авырулары турында ашыгыч төстә хәбәр итәргә тиешләр. Сораулар белән район ветеринария хезмәте телефоны (8(84341) 2-61-35) буенча мөрәҗәгать итәргә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International