«Бердәм Россия” төбәкләргә ташламалар  бирүнең гамәлдәге тәртибен сакларга тәкъдим итә

2018 елның 5 октябре, җомга

 

 «Бердәм Россия” төбәкләргә ташламалар  бирүнең гамәлдәге тәртибен сакларга тәкъдим итә, шуның белән бергә күп фатирлы йортларның ишегалларын, шулай ук меңнән артык кеше яшәүче барлык торак пунктларны төзекләндерүгә федераль ташламалардан файдалану мөмкинлеген күздә тота. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак  партиянең 2019-2021 елларга федераль бюджет кысаларында партия проектлары һәм инициативаларын гамәлгә ашыруга багышланган Сайлау алды программасын үтәүгә контрольлек итү  буенча  комиссия утырышында әйтте.

 Турчак, 212 мең йорт төбәк программаларына кертелде инде, 2018 ел азагына шуларның 40 меңләбе төзекләндереләчәк, дип искә төшерде.

  • Безгә мәгълүм булганча, ташламалар бирү кагыйдәләреннән меңнән артык кешесе булган торак пунктларны чыгарырга, бары тик шәһәрләрне генә калдырырга, ә йорт территорияләрен финанслауны муниципалитетларга һәм бюджеттан тыш чыганакларга             йөкләргә,   - диде Генераль совет секретаре. - Муниципалитетлар үз акчаларына гына йортларны, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча йөкләмәләрен үти алмаячаклар һәм бик күп кешеләрнең өметләре акланмаячак.

 Шул уңайдан партия  төбәкләргә ташламалар бирүнең гамәлдәге тәртибен саклап калырга һәм күп фатирлы йортларның  ишегаллары территорияләрен, шулай ук меңнән артык кешесе булган торак пунктларны төзекләндерүгә федераль  ташламалардан файдалану мөмкинлеген күздә тотарга тәкъдим итә, - диде Турчак.

 Ул, югары кабинетларда түрәләр түгел, ә нинди объектларның нинди территорияләрдә пәйда булырга тиешлеген кешеләр үзләре хәл итәргә тиеш,  дип басым ясап әйтте. Төбәкләргә төзекләндерүгә ташламалар   буенча кагыйдәләргә үзгәрешләргә аңлатма биреп, партия рәисе, Министрлар Кабинеты башлыгы Дмитрий Медведев, мондый үзгәрешләр  кечкенә торак пунктларны аерырга тиеш түгелләр, дип искәртте.

  • Моңа игътибар итәргә кирәкми. Хөкүмәттән коллегаларның моның белән шөгыльләнүләрен телим”, - дип билгеләп үтте партия рәисе.

Программа комиссиясе утырышында шулай ук  “Балалар спорты” проекты кысаларында авыл мәктәпләрендә спорт залларын реконструкцияләү эшен дәвам иттерү турында карар кабул ителде. Медведев шулай ук 2019 елдан вузларда физкультура-сәламәтләндерү бассейннары төзүне яңартуны йөкләде

 Утырышта тикшерелгән тагын бер мөһим мәсьәлә “Чиста ил” яңа проекты эше юнәлешләрен җентекләп эшләү булды. Турчан сүзләренә караганда, партия проекты чүплекләрне  чүп-чар басып китүе,  эчәргә яраклы су булмау, һаваның сәнәгать предприятиеләре чыгарган начар   матдәләр белән пычрануы белән бәйләнгән проблемаларны хәл итүгә керешәчәк.

 Бюджет инициативаларына килгәндә, утырыш йомгаклары буенча Турчак “Бердәм Россия” партииясеннән барлык дәрәҗәдәге депутатларны проблемалар турында сөйләшү өчен кешеләр белән очрашырга чакырды.

  • Гражданнарның,  һичшиксез, федераль бюджетны да, шулай ук төбәк һәм җирле бюджетларны да булдыруга йогынты ясау мөмкинлекләре булырга тиеш. Бу ”Бердәм Россия”дән барлык дәрәҗәдәге депутатлар халык янына, сайлаучылар янына барырга һәм бюджет планнарын тикшерергә тиешләр, дигән сүз, - диде ул.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International