5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Бөтенроссия язылу декадасы үтә. Бу көннәрдә Россия почта бүлекчәләрендә, podpiska.pochta.ru сайтында, шулай ук "Viber" мессенджеры ярдәмендә ташламалы рәвештә газета-журналларга язылырга була,
"Россия почтасы" ункөнлектә нәшрият ташламаларына өстәмә рәвештә "Россия почтасы" каталогы буенча федераль басмаларга 10 процент, төбәк һәм җирле басмаларга 15 процент, башка агентлык каталоглары буенча 5 һәм 10 процент ташлама бирә. Бер үк вакытта Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы карамагындагы төбәк эксперт советы әзерләгән басма матбугат чараларына "Россия почтасы" каталогы буенча 25 процент яки альтернатив агентлыклар каталогы буенча язылучыларга 20 процент ташлама карала.
Быелгы язылу кампаниясендә Эксперт советы әзерләгән басмалар исемлеге 2500 исемнән артып киткән.
"Бөтенроссия язылу декадасы - укучылар өчен язылуга, ә нәшриятларга тиражны арттыруга бик яхшы (40 процентка кадәр ташлама) мөмкинлек ул. Әлеге акция популярлаша бара.", - дип хәбәр итә Россия почтасы генераль директорының почта бизнесы буенча урынбасары Инесса Галактионова.
Газета-журналларны бүләк итеп тә яздырып була. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта, Ростов-на-Донуда, Екатеринбургта, Челябинскида һәм Казанда "Россия почтасы"ның үзәк бүлекчәләрендә язылуга булган 1000 сумлык бүләк карталарын podpiska.pochta.ru сайтында 2017 елның 31 декабренә кадәр кулланырга була.
Шулай ук район һәм шәһәр почта бүлекчәләрендә "Игелек агачы" хәйрия акциясе дәвам итә. Биредә теләге булган һәр кеше социаль учреждениегә газета-журналлар яздырта ала, дип хәбәр итә "Россия почтасы"ның "Татарстан почтасы" филиалы матбугат хезмәте.
Россия почтасы –федераль почта операторы – РФ предприятиеләре исемлегенә керә. Үз эченә бөтен ил буйлап 42 мең бүлекчәне ала һәм иң зур хезмәт коллективларының берсен – 350 меңгә якын почта хезмәткәрен берләштерә.
Россия почтасы ел саен 2,5 млрд.ка якын хатлар һәм исәп-хисапларны (аларның 1 миллиарды – дәүләт органнарыннан) кабул итә. Россия почтасы Россиядә 20 млн.га якын мөштәригә хезмәт күрсәтә һәм 365 млн.нан артык посылканы эшкәртә, ел саен 1 млрд. данә вакытлы матбугат китерелә. Россия почтасы аша уза торган транзакцияләрнең (пенсияләр, түләүләр һәм акча күчерүләр) еллык күләме 3,2 триллион сумга якын тәшкил итә. Россия почтасының 2017 елда сатудан кергән акчасы 8,1%ка (13,3 млрд.сум) артты һәм 178,1 млрд. сум (2016 елда 164,8 млрд. сум иде) тәшкил итте.
“Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең матбугат хезмәте
т. +7 (495) 956-99-62