2004-05 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча Әлки районы ачык турнирында җиңүчеләр.
2018 елның 3 октябрендә Мазарлы Матакта, “Алинә” спорт комплексында 2004-05 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча Әлки районы ачык турниры булып узды. Малайлар арасында – өч, кызлар арасында ике команда катнашты. Уеннар йомгаклары буенча йомгаклар түбәндәгечә бүленде:
Малайлар:
1 нче урында – Әлки районы командасы;
2 нче урында – Борискино командасы;
3 нче урында- гимназия командасы (Базарлы Матак).
Кызлар:
1 нче урында - Алексеевск районы командасы;
2 нче урында – Әлки районы командасы.
Тренер-укытучы Абдуллин М.Г.