Пенсия системасына үзгәрешләр кертү турындагы федераль законга кул куелды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе


Россия Президенты Владимир Путин "Пенсия билгеләү һәм түләү буенча Россия Федерациясенең закон чыгару актларының кайсыберләренә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны имзалады. Бу документ Кремль сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Әлеге закон буенча пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.

Дәүләт Думасы документны 27 сентябрьдә кабул итте. Федерация Советы 3 октябрьдә хуплады.

Владимир Путин ришвәтчеләрдән конфискацияләнгән акчаларны 2019 елдан башлап Россия Пенсия фонды бюджетына күчерергә рөхсәт бирә торган законны да имзалады.

Пенсия яше алдындагы кешеләрне эшкә алудан баш тарткан өчен 200 меңгә кадәр штраф түләтү турындагы үзгәрешләр кабул ителде. Россия Президенты Җинаять кодексына шул хакта үзгәрешләр кертү турындагы законны да имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International