ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Янгыннар килеп чыккан һәм гадәттән тыш хәлләрдә янгын сүндерү техникасының җәмәгать биналары, административ биналар, күп фатирлы торак өйләргә  бер каршылыксыз килүен тәэмин итү  максатында  ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент”ның 22 июль, 2008 ел, 123 санлы Федераль законы нигезендә биналар һәм корылмалар  янгын   юллары белән тәэмин ителгән булырга тиешләр, дип хәбәр итә.

13 февральдә  сәгать 11 дән 1 гә кадәр гражданнарны кабул итү булачак.

Безнең балалар бакчасында “Россиянең халык һөнәрләре”  тематик атналыгы булып узды. Атналык кысаларында барлык төркемнәрдә,  нәрсә ул халык һөнәрләре, илебез территориясендә  һөнәрләрнең нинди төрләре бар? дигән темаларга танып-белү әңгәмәләре үткәрелде. Сәнгати-эстетик үсеш  дәресләрендә төп бизәкләр һәм бизәкләп эшләнгән әйберләрнең үзенчәлекләрен өйрәнәләр.  Атналык нәтиҗәсе буларак, балалар бакчасы хезмәткәрләре,  тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары тарафыннан күргәзмә ясалды. Экспозицияләр  һөнәрләрнең төрле төрләре буенча оештырылган иде

 

 

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ветераннар сугышчан дуслары, I төркем инвалид, хәзер Алексеевск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Данилов Виктор Алексеевич янына бардылар.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан озак еллар авылда үсемлекчелек һәм терлекчелектә төрле эшләрдә эшләгән кешеләрнең пенсияләре артты.

Республикада быелның гыйнварында сәнәгать секторында  тереләй авырлыкта 7 мең тонна дуңгыз ите җитештерелде, бу 2018 елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 6 процентка артып китә.

Җир кишәрлекләренә идарә итү белән бәйләнмәгән килешүләр бөтен кооператив исеменнән  рәис карары буенча төзелергә мөмкин. Мондый үзгәрешне тәкъдим итүче төзәтмәләр шушы көннәрдә Дәүләт Думасына кертелде. Аларны “Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында”гы Федераль законга кертергә тәкъдим ителә. Инициатива Самара Губерна Думасы депутатларыныкы.

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!” федераль экологик проекты 2019 елның 25 февраленнән 15 мартына кадәр республика территориясендә халыктан макулатура җыю проектын гамәлгә ашырырга планлаштыруы турында хәбәр итә.

 Бутлеровка авыл  җирлегендә 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Авыл хуҗалыгын үстерү турында  җентекле докладны “Родина” колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов ясады.  


8
февраль, 2019 ел
җомга

 

9 февральдә районның чаңгы базасында  “Россия чаңгы юлы”   традицион кышкы бәйгеләре узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International