Җир кишәрлекләренә идарә итү белән бәйләнмәгән килешүләр бөтен кооператив исеменнән рәис карары буенча төзелергә мөмкин.
Мондый үзгәрешне тәкъдим итүче төзәтмәләр шушы көннәрдә Дәүләт Думасына кертелде. Аларны “Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында”гы Федераль законга кертергә тәкъдим ителә. Инициатива Самара Губерна Думасы депутатларыныкы.
Бу хуҗалык эшчәнлеген алып бару процессын камилләштерү өчен кирәк булды. Кооператив күп кенә килешүләр төзи, аларның һәркайсы аның коллегиаль органының хуплавын таләп итә. Бу кооператив өчен мөһим карарларны тиз кабул итәргә комачаулый. Шуның белән бергә, авторлар фикеренә караганда, кооператив идарәсенең еш үткәрелә торган утырышлары хезмәткәрләрне хезмәт вазыйфаларыннан бүлдерә. Ә бу, үз чиратында, икътисадый күрсәткечләрнең кимүенә китерергә мөмкин.
Депутатлар җир кишәрлекләренә ия булу, алардан файдалану һәм аларга идарә итү, шулай ук кишәрлекләр сатып алу белән бәйләнмәгән килешүләрне кооператив исеменнән рәис үзе генә төзи ала, дип кооператив уставларында теркәргә тәкъдим итәләр.
Ләкин авторлар рәис ягыннан явыз ният белән файдалану ихтималын тоткарлаучы механизмны да күздә тоттылар. Андый килешүләрнең чик бәясе кооператив уставы тарафыннан билгеләнә, ләкин ул җир кишәрлекләрен һәм төп средстволарны күчереп, кооператив активларының гомуми бәясенең 10 процентыннан артып китәргә тиеш түгел.