Барыгыз да чаңгыга!

2019 елның 8 феврале, җомга

Ниһаять, чаңгыга!

9 февральдә районның чаңгы базасында  “Россия чаңгы юлы” традицион кышкы бәйгеләре узачак.

Ярышларда катнашырга теләге булган бөтен кеше чакырыла.

Ярышучыларның категорияләре: 1 нче төркем – 2008 елгы һәм аннан кечерәкләр, 2нче төркем – 2006-2007 елгылар, 3 нче төркем - 2004 – 2005 елгылар, 4 нче төркем - 2001-2003 елгылар; 18-29,30-44, 45-54, 55 яшьлек аннан олырак ир-атлар; 18-29, 30-44, 45-59 , 60 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар.
Катнашырга теләгән спортчыларның  исемнәре язылган гаризалар  оештыру комитетына ярышлар көнендә бирелә.

Яшь категорияләре буенча спортчыларга  түбәндәге дистанцияләрне узарга кирәк булачак: 2008 елгы һәм кечерәк малайлар – 2 км, 2006-2007 елгылар – 2 км, 2006-2007  елгылар – 2 км; 2008 елгы һәм кечерәк кызлар  - 2 км, 2004-2005 елгы кызлар – 3 км, 2001-2003 елгылар – 3 км; ир-атлар – 5 км; хатын-кызлар – 3 км. Катнашучылар иртәнге 9 да теркәләчәк. Ярышлар 10 да башланачак.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International