“Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!”

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!” федераль экологик проекты 2019 елның 25 февраленнән 15 мартына кадәр республика территориясендә халыктан макулатура җыю проектын гамәлгә ашырырга планлаштыруы турында хәбәр итә.

 Эко-марафонда 300 килограммнан артык макулатура җыйган һәм  сдай-бумагу.рф сайтында алдан гариза калдырган бөтен халык, предприятиеләр, компанияләр, уку йортлары һәм җәмәгать оешмалары катнаша ала. Акция нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар һәм җиңүчеләр “Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!” федераль проектын оештыручылардан  грамоталар һәм призлар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International