Янгыннар килеп чыккан һәм гадәттән тыш хәлләрдә янгын сүндерү техникасының җәмәгать биналары, административ биналар, күп фатирлы торак өйләргә бер каршылыксыз килүен тәэмин итү максатында ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент”ның 22 июль, 2008 ел, 123 санлы Федераль законы нигезендә биналар һәм корылмалар янгын юллары белән тәэмин ителгән булырга тиешләр, дип хәбәр итә.
Янгын сүндерү техникасы өчен юлларга һәм подъездларга таләпләр “Янгынга каршы саклау системасы. Саклау объектларында янгын таралуны чикләү. Күләмле- планлаштырылган һәм конструктив карарларга таләпләр”нең 4.13130.2013 янгынга каршы системасы кагыйдәләре җыелмасында язылган. Кагыйдәләр буенча янгын сүндерү автомобильләренең биеклеге 28 метрлы һәм аннан да биегрәк (20 һәм аннан күбрәк кат) күп фатирлы торак өйләргә ике яклап килеп туктавы тәэмин ителгән булырга тиеш. Янгын сүндерү автомобильләренең түбәндәге очракларда бер яктан гына килеп туктавы тәэмин ителә:
- биеклеге югарыда күрсәтелгәннән азрак булганда;
- фатирлар ике яклы ориентацияле булганда;
- үзара янәшә катларның лоджийлары һәм балконнарын бәйләүче тышкы ачык баскычлар җайланмасы.
Янгын сүндерү техникасы өчен юлларның киңлеге биеклеккә бәйле рәвештә түбәндәгечә булырга тиеш:
- 3,5 метр – биналар һәм корылмалар 13 метрдан 46 метрга кадәр булганда;
- 4,2 метр – бинаның биеклеге 13 метрдан 46 метрга кадәр булганда;
- 6 метр - бинаның биеклеге 46 метрдан күбрәк булганда.
Шуның белән бергә янгынга каршы юлның гомуми киңлегенә юлга килеп тоташучы җәяүле сукмагын кертүгә юл куела. Юлның эчке кырыеннан бина яки корылма стенасына кадәрге ара бинаның биеклеге 28 метрга кадәр булганда - 5 - 8 метр, бинаның биеклеге 28 метрдан күбрәк булганда - 8 - 10 метр.
Янгын сүндерүчеләрнең янгыннарны сүндергәндә һәм коткару эшләре үткәргәндә файдалана торган юлларга аерым тукталырга кирәк. Биналарда һәм корылмаларда баскыч читлекләре аша тоташ уза торган юллар норма буенча берсеннән икенчесенә кимендә 100 метр ераклыкта булырга тиеш.
Янгын сүндерү техникасының биналарга һәм корылмаларга килә торган юлларны карап тотуга таләпләр Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләре белән регламентлаштырыла, алар нигезендә подъездларга һәм биналарга, янгын гидрантларына килү юллары төзек хәлдә тотылырга тиешләр. Моннан тыш, Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләре автотранспортның туктап тору урынын янгын гидрантлары капкачларында, биналар арасында янгынга каршы көрәш чикләрендә, янгын-коткару техникасын кую өчен борылу һәм махсус мәйданчыкларда ясауны тыялар.