Бутлеровка авыл җирлегендә берьеллык эшкә йомгак ясадылар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

 Бутлеровка авыл  җирлегендә 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Авыл хуҗалыгын үстерү турында  җентекле докладны “Родина” колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов ясады. Аның чыгышында  тармакның үсемлекчелек, терлекчелек, терлек азыгы әзерләү, ит һәм сөт продукциясен сату кебек барлык өлкәләренә кагылып үтелде.

  Ильяс Мортаза улы продукция сатудан кергән керемгә җентекләп тукталды, гамәлгә ашырыла торган субсидия бирү программасы турында сөйләде. Хисап җыелышы барышында 1340 сыерга (шул исәптән 100 савым сыерына) товарлык сөт фермасы төзү проекты тәкъдир ителде, аның гомуми мәйданы 22 га тәшкил итәчәк. Ферманың эш юнәлешләре - сөт җитештерү һәм сату. Яңа комплекста сыер абзарлары, саву залы,  145 баш терлеккә тудыру бүлекчәсе, бозау абзары һәм терлек азыгы базалары булачак. 

Фирдәвес Хәйретдинова авыл җирлеге башкарма комитеты эшенә йомгак ясады. Докладта аерым игътибар үзара салым  акчасын җыюга юнәлдерелде. Аны җирлек депутатлары да хуплады. Мәсәлән, Валентин Андреев  якташларына “Җыела торган акча,  барыннан да элек, сезнең белән безгә кирәк. Сумма зур түгел, ләкин арттырылган акча безнең авылга кайтачак һәм кешеләргә күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә булышачак”, - дип мөрәҗәгать итте.

Җыелыш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сәламләү белән тәмамланды. Хезмәт ударникларына рәхмәт грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International