Республикада быелның гыйнварында сәнәгать секторында тереләй авырлыкта 7 мең тонна дуңгыз ите җитештерелде, бу 2018 елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 6 процентка артып китә.
2019 елның 1 феврале мәгълүматлары буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында дуңгызлар саны 436,5 мең, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 103 процентка якын тәшкил итә.
Дуңгыз ите җитештерү күләмнәрен арттыруга «Камский Бекон»ЧҖҖ (4 мең тонна, 2018 елга карата 107%), «Авангард»ЧҖҖ (1,5 мең тонна, 109%), «ТатмитАгро»ЧҖҖ (0,7 мең тонна) кебек предприятиеләр иң күп өлешне керттеләр. Шулай ук «Ялтау» агрофирмасы, «Салман» авыл хуҗалыгы кооперативы ЧҖҖ, Пашков С. И.крестьян-фермер хуҗалыгы, «Агрокам»ЧҖҖ, «Нәүрүз», «Тукаш»ЧҖҖ һәм «Феникс» ЧҖҖ да дуңгыз асрау белән уңышлы шөгыльләнә.
Бу компанияләрдә һәм хуҗалыкларда 421 меңгә якын дуңгыз тупланган. Әлеге предприятиеләргә республика авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелгән дуңгыз итенең 98 проценты туры килә.
«Камский Бекон» компаниясе 2018 ел йомгаклары буенча дуңгыз ите җитештерүче иң эре предприятиеләр егермелегенә керде.
«Феникс» авыл хуҗалыгы предприятиесе былтыр 800 ана дуңгызга заманча югары тенологияле дуңгыз комплексы төзеп, файдалануга тапшырды. Проект елына 4 мең тонна дуңгыз ите җитештерүгә исәпләнгән. Бүгенге көндә «Феникс»ның эшләп торучы мәйданчыкларында 8 мең дуңгыз асрала. Хәзер предприятиедә 1600 ана дуңгызга комплекс төзүнең икенче этабын проектлаштыру эшләре алып барыла.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы