ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2012 ел
җомга
Узган атнада бу елның 7 аенда предприятие һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән утырыш кысаларында “Эдем” ЧҖҖның эшенә йомгак ясалды. Әлеге предприятиенең эшчәнлеге турында җәмгыять директоры Гөлнур САФИНА сөйли.
Безнең илдә Төзүчеләр көне совет заманнарыннан бирле билгеләп үтелә: 1955 елның 6 сентябрендә СССР Верховный Советы Президиумы әлеге бәйрәмне ел саен билгеләп үтү турында указ чыгарды һәм августның һәр икенче якшәмбесендә бу датаны билгеләп үтәргә әмер бирде. Төзүчеләр көнен бәйрәм итү традициясе сакланган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитте, ә беренче тапкыр төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәрен 1956 елның 12 августында котлыйлар һәм хөрмәт күрсәтәләр.

8
август, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елгы урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы, басуларда йөзгә якын комбайн игеннәрне урып-җыя. Килеп туган хәлне: югары температураны, явым-төшемнең аз булуын һәм шул сәбәпле уңышлылыкның түбән булуын исәпкә алып, урып-җыю “Үскәнне җыеп алырга, ашлык югалтуны киметергә!” дигән лозунг астында уза. Шул уңайдан комбайнчыларның профессиональлеге мәсьәләсе актуаль булып тора. Без алексеевскилыларга шундыйларның берсе, үз эшенең остасы турында сөйләрбез.
2012 елның узган чорында предприятиеләр һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмә август башында район Советының утырышлар залында булып узды. Хисап докладын икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна СЕРГЕЕВА ясады.
30 августта район үзәгендә Бистә көнен бәйрәм итү булачак.

3
август, 2012 ел
җомга
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов календарь ае дәвамында безнең районга өченче тапкыр килде. Бу юлы ул авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнеп узды һәм хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән Ромодан авылыннан ерак түгел бер җирдә киңәшмә үткәрде.
Шушы көннәрдә “Ватан” хәрби-патриотик палата лагереның ел саен үткәрелә торган “Эзләү” профильле сменасы төгәлләнде.
Фестивальнең кыңгырау чыңнары тынарга да өлгермәде, чиркәү территориясендә часовня төзелә башлады.

Бик тиздән җәяүлеләр һәм автомобильчеләр район үзәгенең кайбер урамнарында капиталь ремонттан соң юлларның сыйфатын күреп, «Алексеевскдорстрой» ААҖ белгечләре һәм эшчеләренә тиешле бәя бирә алачаклар.


1
август, 2012 ел
чәршәмбе
Ял көннәрендә үзебезнең район үзәгенә инде 10нчы тапкыр кыңгырау чыңы фестивалендә катнашу өчен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән чаң кагучылар җыелды. Фестиваль берничә бәйрәм–Русьны чукындыру көне һәм ТР Алексеевск районында беренче чиркәүне изгеләндерүнең 300 еллыгына туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International