Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Икътисад күренеше шактый имин
2012 елның 8 августы, чәршәмбе
2012 елның узган чорында предприятиеләр һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмә август башында район Советының утырышлар залында булып узды. Хисап докладын икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна СЕРГЕЕВА ясады.
Район икътисады өлкәсендәге хәл, хисап докладында билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә шактый имин. Җитештерү темпларының артуы күзәтелә: промышленность өлкәсендә–6 процентка (362 млн. сум), төзелеш өлкәсендә–4 процентка. Мәсәлән, “ВАМИН-Татарстан”ААҖның “Алексеевк сөт-консерв комбинаты” филиалы сөт һәм терлек мае җитештерүне шул рәвешчә 19 һәм 43 процентка арттырды.Узган ел белән чагыштырганда “Алексеевск керамикасы” ААҖ предприятиесе товарлык продукцияне узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк эшләп чыгара башлады. Җитештерү күләменең үсеше–3 процентка– нәфис әйберләр туку фабрикасында күзәтелә. Төзү эшләренә килгәндә, 1 августка районда файдалануга гомуми мәйданы 9,1 мең кв. метрлы 64 торак өй һәм 25 янкорма тапшырылды. Бу еллык планның 70 процентын тәшкил итә. Яңа өйләр төзү дә дәвам итә: Просторная һәм Салих Баттал урамнарында 18 һәм 2 фатирлы торак өйләр торгызыла, Салих Баттал урамында ветераннар программасы нигезендә 2 фатирлы бер өй төзү төгәлләнеп килә һәм 2 фатирлы тагын бер торак өй төзелә башлады, Ялкын авылында 8 гаилә өчен тузган торактан гражданнарны күчерү программасы буенча яңа өйләр төзү төгәлләнеп килә. Моннан тыш, район үзәгендә күп фатирлы 10 өй ремонтланды һәм Павелкин урамындагы 25нче өйне ремонтлау азагына якынлаша.
Сәүдә өлкәсендә продукция җитештерүнең артуы күзәтелә: 7 айда халык 665 млн. сумлык товар сатып алды, бу–узган елгы дәрәҗәгә карата 102%. Җәмәгать туклануы әйләнеше 118 млн. сум тәшкил итте. Тулаем алганда, эшчәнлекнең барлык төрләре оешмаларының әйләнеше бу елның 7 аенда 1 млрд. 500 млн. сум тәшкил итте, бу 2011 ел дәрәҗәсенә туры килә.
Татьяна Сергеева хисап докладының азагында алдагы чорга предприятиеләр һәм оешмалар өчен билгеләнгән планнар турында сөйләде, шулай ук юридик затларның район бюджетының керем базасын барлыкка китерә торган салымнарны вакытында күчерүләре элеккечә үк актуаль булып кала, дип басым ясап әйтте.
P.S. Киләчәктә “Жилсервис” ЧҖҖга Ромодан авылында клуб төзүне һәм район үзәгендә күп фатирлы өйләрне ремонтлауны, “Алексеевск МСО-ТАПС” ЯАҖ предприятиесенә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 2шәр фатирлы өйләр төзүне төгәлләргә, 15 августка кадәр Шәмә, Юеш Көрнәле һәм Биләрдә мәктәпләрне, шулай ук Шәмә, Юеш Көрнәледә мәктәпкәчә учреждениеләрне әзерләү бурычларын үтәргә, сентябрьдә “Алексеевск МСО-ТАПС” ЯАҖга һәм “Жилсервис” ЧҖҖга Ялкын авылында тузган торактан күчерү программасы буенча икешәр фатирлы 4 торак өй төзүне төгәлләргә кирәк булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Кыйммәтле милекне артык түләмичә сатып алуның яңа ысулы
2024 елда Татарстан Республикасында ачылган банкротлар милкен сату буенча пилот проекты, «Банкротлар милке витринасы» (ВИБ) сервисы актив рәвештә киңәюен дәвам итә.
Алексеевскида 11 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава.
9
июнь, 2026 ел
Алексеевскида этләрне бушлай стерилизацияли башлаячаклар
Этләрне стерильләштерү күзәтүчесез хайваннар санын киметергә ярдәм итәчәк
Алексеевскида 10 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз