Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Күркәм һөнәр
2012 елның 10 августы, җомга
Безнең илдә Төзүчеләр көне совет заманнарыннан бирле билгеләп үтелә: 1955 елның 6 сентябрендә СССР Верховный Советы Президиумы әлеге бәйрәмне ел саен билгеләп үтү турында указ чыгарды һәм августның һәр икенче якшәмбесендә бу датаны билгеләп үтәргә әмер бирде. Төзүчеләр көнен бәйрәм итү традициясе сакланган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитте, ә беренче тапкыр төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәрен 1956 елның 12 августында котлыйлар һәм хөрмәт күрсәтәләр.
Әлеге һөнәр ияләренең эше күзгә күренеп тора: блок артыннан блок, кирпеч артыннан кирпеч һәм менә торак өйләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр әзер...
Төзүчеләр, бигрәк тә үзебезнең Алексеевск төзүчеләре, август аенда аеруча киеренкелек кичерәләр. Бу–сезонлы эшләрнең иң кызган чагы, чөнки барлык производство бурычлары срогында үтәлергә тиеш. Ә объектлар, чыннан да, байтак: “Алексеевск МСО-ТАПС”ЯАҖ республика программасы нигезендә Шәмәдә, Юеш Көрнәле һәм Биләрдә мәктәпләрне актив төстә капиталь ремонтлый, җирле бюджет акчасына Шәмә һәм Юеш Көрнәле балалар бакчаларын тузган биналардан мәктәп биналарына күчерделәр. Шул ук оешма авыл җирләрендә җиде ФАПны ремонтлый һәм ветераннар өчен торак төзи.
Районның төзелеш белән шөгыльләнүче тагын бер оешмасы–“Керамика-Маркет”ЧҖҖ. Августта оешма 18 фатирлы ипотека йортын тапшырырга планлаштыра (анда биш фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына билгеләнгән) һәм Просторная урамында 27 һәм 9 фатирлы торак өйләргә фундаментлар сала.
Шул ук айда Ромодан кешеләрен дә зур бүләк көтә: алар күп функцияле үзәк–ялны оештыру өчен генә түгел, ә бәлки спорт белән шөгыльләнү өчен дә исәпләнгән мәдәни-спорт объектын ачу шаһитлары булачаклар. Районда үткәрелә торган “Чиста су” программасы да игътибарга лаек: Лебединода яңа скважина сафка кертелде, Ромоданда яңа суэтем башнясы куела. “Алексеевск, водоканал”ААҖ район үзәгенең яңа төзелешләр өчен билгеләнгән көнчыгыш өлешендә суүткәргеч челтәрләрен үткәрүгә кереште. Алексеевскида яңа су алу җайланмасын файдалануга кертү сезонның әһәмиятле мәсьәләсе булачак, шәхси җылыту казаннарының эше аның берөзлексез эшләве белән турыдан-туры бәйләнәчәк. Ул казаннарны куюның хәзер иң кызган чагы, дип сүзен йомгаклады инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов.
Шунысы үзенчәлекле, быел җәй барлык төзү һәм ремонт эшләре, шулай ук район үзәгендә һәм аннан читтә–Сахаровкада, Березовая Гривада һәм Биләрдә юлларны төзү һәм капиталь ремонтлау турыдан-туры җирле оешмалар һәм предприятиеләр, шул исәптән “Алексеевскдорстрой” ААҖ көче белән башкарыла. Өстәвенә төзүчеләр файдалана торган төзү материаллары да үзебездә җитештерелә, аларны “Алексеевск керамикасы” ААҖ эшләп чыгара.
Әйтергә кирәк, соңгы берничә елда төзүчеләребез күбрәк һәм яхшырак төзи башладылар. Әгәр әлеге эшче һөнәрен зуррак масштабларда карасаң, һичшиксез, нәкъ менә ул тулаем илебездә һәм, атап әйткәндә, районыбызда икътисадый үсешнең төп этәрүче көчләренең берсе булып тора.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Кыйммәтле милекне артык түләмичә сатып алуның яңа ысулы
2024 елда Татарстан Республикасында ачылган банкротлар милкен сату буенча пилот проекты, «Банкротлар милке витринасы» (ВИБ) сервисы актив рәвештә киңәюен дәвам итә.
Алексеевскида 11 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава.
9
июнь, 2026 ел
Алексеевскида этләрне бушлай стерилизацияли башлаячаклар
Этләрне стерильләштерү күзәтүчесез хайваннар санын киметергә ярдәм итәчәк
Алексеевскида 10 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз